Татарстанның халыклар дуслыгы йортында “Әйдә ШаяРТ” фестиваленең ярым-финалы узды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
ӘйдәШаяРТ фестиваленең өченче сезоны азагына якынлашканын командылар аеручы ярым-финалда гына сизә башлады. 5 көн дәвамында командылар бик ныклап әзерләнгән: редакторлар гел янәшәдә булып, файдалы киңәшләре белән булышкан. Менә сәхнә артында да нәсихәт биреп, дәртләндереп торалар. Тамашачылар, җан атучылар аеруча үзләренең алкышлары белән һәрбер командыга көч өстәп тора. Кайбер район җан атучылары- махсус плакатлар ясап алып килгән.
Уен 2 өлештән торды: шаярту, мәзәкләр күрсәтү һәм импровизация! Нәтиҗәдә 10 команды арасыннан финалга бары тик 4 команды чыга, тик бу ярым-финал башкаларыннан бераз аерылып тора, чөнки финалда 6 команды калды. Катнашучылар төрле районнардан һәм төбәкләрдән килгәннәр. 1нче уенны Арча педагогия көллиятеннән “Кычыткан” КВН командысы тәмамлады.
Уенны тәҗрибәле жюри әгъзәләре бәяләде. Һәрбер команда чыгыш ясап бетергәч биш жюри әгъзәсе моңсу яки елмая торган смайл күтәрергә тиеш, нәтиҗә 1нче уенның азагында барлык командылар да 5 елмая торган смаелга ия булды. Шулай ук бәя бирүчеләр файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар.
ӘйдәШаяРТ өченче тапкыр үткәрелсә дә, беренче тапкыр катнашкан командылар да бар, аларның арасында – Чаллыдан “Челны – Бройлер” командасы
Финалга үткән командылар – җиңүче исеме өчен көрәшәчәк,бүләккә йөз мең һәм грамоталар каралган.
Динә Нәҗметдинова. Алексей Куликов.