Икътисадый санкцияләр илкүләм экологик проектларны гамәлгә ашыруга ничек йогынты ясады? Апрель-май айларында республикада язгы санитар-чистарту икеайлыгының якынча йомгаклары нинди?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы һәм әйләнә-тирә мохитны саклауның башка мөһим темаларына багышланды. “Росприроднадзор”ның Идел-Чулман төбәкара Идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров радиотыңлаучыларның экологик мәсъәләләргә кагылышлы сорауларына җаваплар да бирде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.