Икенче ел рәттән Татарстан башкаласында шәхси хәйриячеләр ярдәме белән Россиянең барлык төбәкләреннән сәләтле балалар җыела. Өч этаптан торган фестиваль–конкурс көндәлеген хәбәрчебез Мөршидә Җиһан әзерләде.
Балачак конкурсы 2021 нче елда «Туган авылым» Милли комплексы белән берлектә «Игелек янәшә» Хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә куелды. Проект Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия президенты грантлары конкурсында да катнашып грант отты һәм быел тагын да колачлырак. Чит төбәк-шәһәрләрдән килүчеләр өчен кунакханәгә урнаштыруны да, ашау-эчүне дә оештыручылар үз өстенә алган.
Казан каласының истәлекле урыннары белән танышканнан соң балалар уен тамашасында катнашты.
Күтәренке кәеф өләшүчеләр үз эшенең осталары. Балалар чыр-чу килеп кызыклы уеннарда да катнашты. Хәтта куян да биеде бәйрәмдә.
Балалар уен белән мавыккан арада өлкәннәр даун синдромы куелган — җәмгыятьтә кояшлы балалар дип йөртүелүчеләрнең сәләтен ачу остаханәсендә фикер алышты. Балалчак фестиваль конурсының төп үзенчәлеге — анда сәламәтлеге чикле балалар да катнаша ала. Педагог-психологлар фикеренчә дәваланмый торган авыру уңышка ирешү өчен этәргеч. Ник Вуйчич, Диана Гурцкая кебек танылган шәхесләр авыруны җиңеп танылу алды. Остаханәнең махсус кунагы Эвилина Бледанс та белгечләр фикере белән килешеп үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Бу мизгелдә алардан да бәхетле, алардан да яшәүгә гашыйк кеше юк. Балалар өчен сәхнәдә чыгыш ясау ул әкияти могҗизага тиң. Ә могҗиза әзерләргә балалар язмышына битараф булмаган өлкәннәр ярдәм итә.
Үсендерү өчен дә шартлар бар. Әнә шулай остазлар балаларга вокал буенча мастер-класслар үткәрде. Моннан тыш Әлфия Авзалова үзәгендә дә балалар ел дәвамында шөгыльләнә ала дип белдерде фестивальне жюри әгъзасы Зөлфия Авзалова Нигъмәтҗанова.
Булдырам дип килүчеләр арасында Балалар филармониясе дә бар.
Әминә дуслары белән яшь чактагы көй-моңнарын кайтарса, Варвара Черняк ватанпәрвәрлек темасын сайлаган.
Бар да җырлый дигән тәэсир калмасын. Фестиваль-конкурс номинацияләре төрле. Башкарылачак репертуар остазлар ярдәмендә сайлана. Ә Апас районыннан килгән катнашучы Сара садыйнкованың Сибгать Хәким шигыренә язылган җырын үзе сайлаган.
Әлеге балалар бәлки киләчәктә язмышын сәхнә белән дә бәйләмәс , әмма бу тәҗрибә аларга һичшиксез файдага.
Балалар өчен бик кирәкле бәйрәмдә катнашкан тагын бер кунакны фестивальнең төп оештыручысы игьлан итте. Икебез дә Радик Мөхәрләм улы булу юкка түгел. фестивальнең иҗатташ дусты Радик Юльякшин дип таныштырды. Әмма балалар арасында Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучыны танымаучылар юк иде күрәсең. Барысы да кушылып җырларга сәхнәгә чыкты.
Әлбәттә барлык җырларны да елмаеп җырап булмый. Кәрим Галиев башкарган «Пар ат» җыры җитди. Казанга килеп җитми елмаеп булмый.
Чыннан да алып баручылар билгеләп үткәнчә, фестивальнең георграфиясе бүгенге шартларны исәпкә алсаң бик киң. Иделдән Енисейга кадәр 400дән артык талантлы бала «Балачак» II Халыкара вокаль конкурс-фестиваленең Гала-концертында катнашты.
Сагынып искә алырлык фестивальнең Гран-приена Казаннан D. D Trio коллективы һәм Красноярск өлкәсеннән «Двойной заряд» дуэты лаек булды. «Балачак» Халыкара вокаль конкурс-фестиваленең продюсеры Гүзәл Шәфигуллина белдерүенчә алар башкарган җырларга тиздән клип төшерелә .
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхибгәрәев . Татарстан яңалыклары.