Туган телебезне саклау, ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен, телебезне үстерү, буыннардан-буыннарга тапшыру максаты белән, төрле кызыклы проектлар тормышка ашырыла. Моның өчен финанс мөмкинлекләр булуы да кирәк.
Нәкъ менә шуңа ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла. Чираттагы грантлар Республикабызның мәктәп һәм балалар бакчаларына юнәлдерелде. Тулырак Азнакай районы мисалында.