Казанда яңа Җәмигъ мәчетенә нигез ташы куелу республиканы мөселманнары өчен зур вакыйга булды.
Тантанада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, KazanSummit ХІІІ халыкара икътисадый саммиты делегатлары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучылар, Бөтенроссия дин әһелләре форумы делегатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, башкала халкы катнашты. Җәмигъ мәчете республика мөселманнарын җәлеп итү үзәгенә әйләнергә тиеш. Ул 10 меңгә кадәр мөселманны кабул итә алырга тиеш.