Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы,»Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен бәйрәм итә.
Фәрит Хәйруллович спорт белән мавыга, волейбол федерациясен җитәкли, ватандашлар эшләре буенча совет эшен координацияли, Россия Закон чыгаручылар советы әгъзасы.Актив һәм максатчан Фәрит Хәйрулла улы вакытның барлык нечкәлекләрен сизгер тоя һәм аның чакыруларына ничек җавап бирергә кирәклеген белә. Зур белем багажы, тупланган тәҗрибә һәм хезмәт сөючәнлек булыша.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны гомер бәйрәме белән тәбрикләп барлык котлауларга кушыла.