Татарстан мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Дин

Татарстан мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате

21.05.2022
Татарстан мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим. Хөрмәтле дин кардәшләр! Газиз милләттәшләрем
Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Безгә Россиядә бөек тарихи вакыйганың шаһитлары булырга насыйп булды – без Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгын билгеләп үтәбез. Мин ихластан моның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылам, Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм һәм Россиянең бөтен җәмәгатьчелеген – мөселманнарны да, башка дин вәкилләрен дә, динне тотмаучыларны да — әлеге зур датаның әһәмиятенә һәм тирән мәгънәсенә төшенергә чакырам.
Һичшиксез, 1100 еллык мөселманнарның Россиядә җирле халыклар булуын күрсәтә. Ә димәк, Россиянең дәүләтчелеген саклауда да төп көчләрнең берсе булып тора. 1100-еллыкны зурлап уздыру — Россиянең икътисадын үстерүдә, милли мәнфәгатьләрен яклауда, җәмгыятебездә татулыкны ныгытуда мөселманнар тарафыннан зур өлеш кертелү таныла, дигән сүз бу!
Шул ук вакытта 1100-еллык юбилее Россияне ислам дөньясының зур бер өлеше икәнен күрсәтә. Безнең бай рухи мирасыбыз һәм хәзерге заман дини-илаһият казанышларыбыз, бөтен өммәткә тәкъдим ителеп, ислам хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр тудыра һәм илебезне яңа яктан ача: Россия – ислам дөньясының күпгасырлык, үзенчәлекле, алдынгы өлеше.
Әлбәттә, Россиягә ислам 1100 ел элек кенә түгел, ә күпкә иртәрәк үтеп кергән. Төньяк Кавказга да, Идел буена да ул 922 елга кадәр үк таралган була. Әмма болгарлар аны ирекле рәвештә дәүләт дине буларак кабул итә һәм шуның белән бөтен кешелек дөньясына җәмгыятьтә халыклар арасында татулык үрнәген күрсәтә. Илебез дә бүген үзен күп төрле милләтләр һәм диннәрнең уртак йорты буларак тәкъдим итә. Россиядә мөселманнар гасырлар буе күпмилләтле җәмгыятьтә яши, шуңа күрә бездә ислам бик үзенчәлекле юл белән үсә һәм бик көчле дини-илаһият мәктәбе барлыкка килә. Халыклар арасындагы сабырлык һәм тынычлык кыйммәтләрен без үзебезнең дини мирастан алабыз да инде. Тарихи юбилейны уздыруның төп мәгънәсе шунда!
Аллаһ насыйбы белән, Идел буе Болгар дәүләтенең тарихи җирлеге бүген Россиянең нәкъ уртасында, үзәгендә урнашып калган. Идел буе Болгар дәүләте үзе хәзерге сәяси картадан юкка чыкса да, аның рухи кыйммәтләрен Татарстан дәвам итә. Республикабыз бүген Россия Федерациясенең иң уңышлы, алдынгы һәм бай төбәкләрнең берсе булып тора. Илебездә ул ислам үзәге һәм мөселманнар өчен иң уңайлы регион буларак билгеле. Биредә динебез үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: мәчет-мәдрәсәләр төзелә һәм эшли, ислам мәгарифе үстерелә, хәләл яшәү рәвеше алга сөрелә, көчле белгечләр әзерләнә… Шуңа күрә татарлар исламны кабул итүнең 1100-еллыгына аеруча зур игътибар белән карый. Раббыбыз милләтебезгә мөселман булырга һәм ислам юлында хезмәт итәргә язган. Аллаһ кануннары һәм Пәйгамбәребез сөннәте буенча яшәргә, Россия үзәгенннән торып бөтен тирә-якка динебезнең асыл кыйммәтләрен таратырга, игелекле гамәлләр кылырга – халкыбыз үзенең әнә шушы тәкъдирен онытмаска тиеш. Шул чакта безнең барлык эшләребезгә дә бәрәкәт иңәр.
Кадерле дин кардәшләр! Шушы куанычлы көннәрдә Раббыбыздан илебезгә имин-тыныч тормыш бир, республикабызны Үзеңнең киң рәхмәтләреңнән калдырма, ихлас ниятләребезне тормышка ашырырга ярдәм ит дип, ихлас күңелдән догалар кылам һәм һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, тыныч тормыш, ике дөнья бәхете телим.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә

Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә

Татарстанда Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел

Татарстанда Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел

Яңалыклар (23.05.22)

Яңалыклар (23.05.22)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+