Татарстан Президенты Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Дин

Татарстан Президенты Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан котлады

21.05.2022
Җиңү көне  белән  татарстанлыларны Рөстәм Миңнеханов котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан котлады.

Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле республикабыз кунаклары!
Кадерле ватандашлар!
Сезне олы тарихи бәйрәм – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан ихлас котлыйм.
Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге борынгы бабаларыбыз 922 елда бай тарихлы Болгар җирендә мәртәбәле кунаклар – Багдад хәлифе әл-Моктәдир илчелеге катнашкан зур җыенда исламны дәүләт дине буларак кабул иткәнгә унбер гасыр узган. Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләре бергә үрелгән күпмилләтле Россия цивилизациясенә бәрәкәтле йогынты ясаган бу мөһим вакыйга гаять киң Идел-Урал төбәгенең киләчәктәге үсеш юлларын билгеләде.
Аллаһ Тәгаләдән үзенең пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) аша иңдерелгән мөкаддәс ислам дине мөселман дөньясының төньяк чикләрендә ныгып урнашты, татар халкының теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, көндәлек тормышына тирәнтен үтеп керде. Раббыга чиксез рәхмәт хисләре тулы йөрәкләрендә динебезнең нурын гасырлар һәм чорлар аша саклап килгән изге ата-бабаларыбыз туган җиргә ихлас мәхәббәтне, какшамас дини-әхлакый хәзинәләрне, рухи һәм матди мәдәниятебезнең иң күркәм үрнәкләрен безгә мирас итеп калдырды.
Без бүгенге көндә рухыбызны ныгытырга, тарихи гаделлекне кайтарырга, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату яшәү кагыйдәләренә, иҗади алгарыш, үзара аңлашу һәм шәфкатьлелек идеалларына нигезләнеп яшәргә омтылабыз. Торгызылган Борынгы Болгарда һәм Татарстанның күпсанлы мәчетләрендә элеккеге заманнарда кебек үк моңлы азан яңгырый, Болгар ислам академиясендә, Россия ислам институтында, мәдрәсәләрдә мөселман дин гыйлеменең үсеше күзәтелә.
Шунысы куанычлы: Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның һәм мөселманнарның үзәкләштерелгән дини оешмаларының ярдәме нәтиҗәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Бу уңайдан бөтен Россия һәм республика күләмендә бик күп чаралар, фәнни һәм мәдәни форумнар уздыру, мәшһүр дин галимнәренең хезмәтләрен бастырып чыгару, ислам белән бәйле хуҗалык даирәсен киңәйтү һәм башка шундый эшләр каралган. «KazanSummit» халыкара икътисади саммиты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы, Татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» XII бөтенроссия форумы, «Изге Болгар җыены» һәм Казандагы Җамигъ мәчетенең беренче нигез ташын салу тантаналары иң күренекле вакыйгалар булачак.
Болар һәммәсе дә – дини һәм рухи яңарышның, буыннар арасындагы мәдәни-тарихи, милләтара һәм динара бәйләнешләр ныгуының, дини оешмалар белән дәүләт арасында урнашкан нәтиҗәле хезмәттәшлекнең ачык дәлиле. Бәйрәм көннәрендә һәркем динебез тарихының башлангыч чоры белән якыннан танышу, узган дәверләрдә халыклар язмышында борылыш китереп чыгарган вакыйгалар белән бәйләнешен тою мөмкинлегенә ия булачак.
Кадерле дуслар, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын күтәренке рух белән бәйрәм итүегезне телим. Аллаһ Тәгалә һәрберебезгә бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек насыйп итсен, үзебезне һәм күпмилләтле Ватаныбызны рәхим-шәфкатеннән ташламасын!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Татарстан мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате

Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә

Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә

Татарстанда Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел

Татарстанда Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+