Россия Президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашучыларга һәм оештыручыларга котлау телеграммасын юллады.
Путин ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чарада катнашучыларга котлау юллады
«Без бу тантаналарга дистәләрчә дәүләттән – сәясәтчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, фәнни һәм иҗади даирәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең килүенә чын күңелдән шат. Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итү илебез тарихында иң мөһим чорларның берсе булды, аның күп динле дәүләт буларак формалашуына сизелерлек йогынты ясады, Россиянең бердәм һәм күпмилләтле халкы формалашуда мөһим роль уйнады.”