Гадәттәгечә, Казан саммит форумы хәләл индустриясе күргәзмәсе белән башланып китте. Анда катнашучыларны республика президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, киләчәктә хәләл ашамлыклар җитештерүдә актив хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Көнчыгыш һәм Ислам мәдәнияте нечкәлекләре һәр экспозициянең вак детальләрендә күренә.
Бер урында төрек көйләре яңгыраганда, икенчесендә кунакларны тәм-томнар, эчемлекләр белән сыйлыйлар. Көнчыгыш кунакчыллыгына берәү дә битараф түгел.
Хәләл ашамлыклар күргәзмәсе масштаблылыгы белән сокландыра. Ун мең квадрат метрлы мәйданда чит ил җитештерүчеләре дә, үзебезнекеләр дә үз ашамлыкларын тәкъдим итте. Дөньяның 65 иленнән килгән кунаклар барысын да игътибар белән күзәтте.
Форум ислам дөньясы белән яңа элемтәләр урнаштыру өчен уңышлы бизнес-платформа булды. Быел ул «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый форумы һәм Идел Буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланды.
KazanSummit кысаларында беренче тапкыр Бөтендөнья хәләл — World Halal Day көне уза. Ачылыш тантанасында эстафета ачкычын Рөстәм Миңнехановка Көньяк Африка Республикасы делегациясе тапшырды.
Хәләл ашамлыклар алмашу буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре пленар сессия утырышында җентекләп тикшерелде.
Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.