Саммит иртәгә, 21 майда Болгарда тәмамлана. Кунаклар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан тантаналы чараларда катнаша.
Бу көннәрдә Болгар ислам академиясендә дини белем бирү мәсьәләләре хакында фикер алышалар, белем бирү форумнары циклы уза. Бу өч конференция — гомумкешелек кыйммәтләре системасында Россия мөселманнарының тарихи-мәдәни мирасы, Шиһабетдин Мәрҗани укулары — хәзерге заман чакырулары һәм янаулары шартларында иҗат институтларының роле, шулай ук ислам белеменә багышланган Халыкара саммит. Анда төрле илләрдән ислам югары уку йортлары җитәкчеләре, дин белгечләре, Көнчыгыш мирасын өйрәнүчеләр катнаша.