Казанның “Салават күпере» торак комплексында яңа төзелешләр сыйфатлы су белән тәэмин ителгән. Чиста су яңа станциядан килә. Ул 20 меңнән артык кеше яшәгән микрорайонны су белән тәэмин итә, аның күләмен киләчәктә ике тапкырга арттырырга мөмкин. Иделдән суыртылган су, реагентлар белән чистартылып, фильтрлар аша үткәрелә.
Яңа комплекста тәүлегенә 40 мең кубометр елга суы эчәргә яраклы хәлгә китерелә,
Эчәргә яраклы су алу өчен элек биредә хлор кулланылган. Бу матдә ташу һәм саклау өчен кыенрак. Өстәвенә, суның сыйфаты да начаррак, шуңа күрә технологияне үзгәрткәннәр.
Бу реагентныы шунда ук гадәти азык тозыннан җитештерәләр. Барлык процессны датчиклардан күзәтәләр. «Оргсинтез» берләшмәсе бу объектны үз ихтыяҗлары өчен төзегән, «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләрне дә чиста су белән тәэмин итүгә алынган.
Яңа су чистарту комплексы эшли инде, предприятие 20 меңнән артык кешене су белән тәэмин итә, киләчәктә бу хезмәтләрдән 40 мең кеше файдалана алыр, дип көтелә. Дөрес, бу әлегә, планнарда гына, станцияне җиһазлау дәвам итә, ул 2025 елда тәмамланырга тиеш.
Булат Шакиев, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.