Татарстандагы төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисында инвалидларны комплекслы тернәкләндерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Берничә сәгать дәвамында узган утырыш нәтиҗәләре буенча документ әзерләнде. Аның үзенчәлекләре нәрсәдә?
Түрәләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, волонтерлар, ата-аналар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында сөйләште.
Федераль реестр мәгълүматлары буенча, Татарстанда 267 меңгә якын мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши. Республикадагы төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы әгъзалары бу категория өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышты.
Тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән даими эшлиләр. Проект офисының төп бурычы- инвалидларның яшәү сыйфатын яхшырту өчен барлык тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру.
Документка мәгариф, балаларның җәйге ялын оештыру, дотацияләр, медицина ярдәме күрсәтү, кайбер закон нормалары буенча тәкъдимнәр кертелде. Сезнең дә тәкъдимнәрегез булса, аларны 1 июньгә кадәр Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына җибәрергә мөмкин.
Булат Шакиев, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.