Бүген халыкара музейлар көне. Әлеге бәйрәм 1977 елда Халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Зур һәм кечкенә музейлар бәйрәмне «ачык ишекләр көне», экскурсияләр, күргәзмәләр оештырып» тантаналы рәвештә уздыра. Казан Кремле экспозициясенә керү дә бүген – бушлай.
Шул исәптән әлеге акциядә Табигать тарихы музее, Эрмитаж үзәге дә катнаша. Анда берьюлы– Чечен мәдәнияте, Фламанд сәнгате күргәзмәсе эшли. Татар халкының һәм республиканың дәүләтчелеге музеенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Хәзерге заман сәнгате галереясенә дә керү бушлай.