Быел Донбасстан 12 укучы Татарстанда Бердәм һәм гомуми дәүләт имтиханнарын тапшыра.
Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәгариф һәм фән министры хәбәр итте. Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, балаларга ярдәм итәргә, имтиханнарны тапшыру өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Республикада рус теле, математика, физика, химия һәм җәмгыять белеме фәннәреннән 9 укучы йөзәр балл җыйган. Бу күрсәткечләр беренче чиратта Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан тапшыруга кагыла.