2021 елгы авыл хуҗалыгы санын алуның якынча нәтиҗәләрен хәбәр иттеләр. Бу Россиядә узган беренче шундый исәпкә алу булды.
Сыерларны бер үк вакытта саву гадәте артта калып бара. Бу фермада маллар робот — савучы янына үзләре теләгән вакытта килә. Башта имчәкләрен юдыралар, массаж ясаталар, шуннан саву башлана.
Малларның туклануын башка робот күзәтә. Мондый югары технологияле алым һәр сыердан елына 10 ар мең литр сөт саву мөмкинлеген бирә. Фермер хуҗалыгында 120 сыер исәпләнә. Узган ел аларның санын исәпкә алдылар.
Татарстанда барлыгы алты йөз авыл хуҗалыгы оешмасы , ике мең ярымнан артык фермер хуҗалыгы исәпкә алынган. Тәвә кошлары асраучылар, чикләвек үстерүчеләр дә бар.
Ил буенча тармакта эшләрнең торышын белү мөһим.
2021 елда авыл хуҗалыгында исәпкә алу мөмкин кадәр төгәл булсын өчен, исәпкә алучыларны электрон планшетлар , җирне санау өчен дроннар белән тәэмин иттеләр. Спутниклардан алынган мәълүматларны да барладылар. Нәтиҗәсе шул, соңгы биш елда илдә авыл хуҗалыгында җирләрне куллану мәйданы кимегән, ә менә мөгезле эре терлекләр саны арткан. Рәсми кәгазьләрдә авыл хуҗалыгында эшләүче булып теркәлеп тә, чынлыкта эшләмәүчеләрне исәпләп чыгарганнар.
Былтыр авыл хуҗалыгында узган исәпкә алуның якынча йомгаклары шундый. Соңгы мәгълүматлар ноябрьдә игълан ителә.
Инна Данилова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.