Казанның 180 нче номерлы күппрофильле күп телле гимназиясендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының йомгаклау чарасы узды. Тулырак мәгълүмат Искәндәр Гыймалтдинов репортажында.
Казан мәктәпләренең 700гә якын укучысы дүрт ай дәвамында татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм теле осталыгына өйрәнде. Балалар профессиональ биючеләр, артистлар,телевидение алып баручылары белән бергә яңа тәҗрибә алды.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты хореография дәресләреннән гыйбарәт: укучылар татар биюе хәрәкәтләренә өйрәнде. «Сөйлә» проекты нәфис сүз осталыгына багышланды. 20 дәрес дәверендә балалар профессионаллар белән шөгыльләнде, уртак эшнең нәтиҗәсе сәхнәдә чыгыш ясаганда күренде.
Проектлар Казан Мэриясе тарафыннан 2022нче елның февраль-май айларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Аларда Казанның 40 мәктәбе катнашты, һәрберсендә 15-20шәр укучы шөгыльләнде.
Чарада әлеге кызыклы проектларга йомгак ясалды.
Бер сәхнәдә татар мәдәниятенең ике сәнгать төре кушыла: бию һәм нәфис сүз осталыгы. Биредә укучылар дәресләрдә алган күнекмәләрен күрсәтте, чарада остазлар да катнашты.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары