Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья электрон элемтә һәм мәгълүмати берләшмә көне уңаеннан республика халкын котлады.
“Мәгълүмати технологияләр цивилизациянең йөзен үзгәртә.
Юкка гына 2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителмәде. Киләчәктә нәкъ менә ИТөлкәсе икътисадның драйверы булачак. Бездә тәҗрибәле һәм кирәкле ИТ-компанияләр, элемтә операторлары, югары уку йортлары, стартапларга ярдәм итү һәм аны үстерү инфраструктурасы амбициоз һәм профессиональ команда бар.
Татарстанда ИТ-тармакны үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен моңарчы күрелмәгән чаралар күрелә: Казанда һәм Чаллыда ИТ-парклар, раеспубликада «кІТык» Республика ярдәм программасы эшли, Иннополис югары технологияләр шәһәре үсә, яңа ИТ-квартал һәм технопарк төзелә. Без Татарстанны Россиядә ИТ-индустрияне үстерү буенча әйдәп баручы үзәк итәчәкбез”,- диелә котлауда.