Бүген татарстанлыларны ВИЧ һәм СПИДка каршы тестны бушлай бирергә чакыралар. Йогышлы авырулар белән көрәшү буенча республика үзәгендә кичке 6га кадәр кабул итү бара.
Шулай ук консультацияләр үткәрелә, табиблар белән очрашырга мөмкин. Мондый ачык ишек көннәре Казанда гына түгел, республиканың төрле шәһәрләрендә оештырыла. Ел саен дөньяда ВИЧ-инфекция йоктыруның 2 миллион яңа очрагы ачыклана.