Татарстан Журналистлар берлегендә массакүләм мәгълүмат чаралары ветераннары өчен азык-төлек җыелмаларын әзерләделәр. Әлеге бүләкләр ветеран журналистларга 19 майда, Татарстан матбугаты көнендә бирелә.
Журналистлар берлегенең зур залы азык-төлек җыелмалары белән тулды. Берлек рәисе Илшат Әминов җитәкчелегендә президиумы әгъзалары азык-төлек төргәкләрен бергәләп әзерләделәр. Бар гомерләрен журналистикага багышлаган ветераннар өчен бу һөнәри бәйрәм уңаеннан зур хөрмәт билгесе.
Оештыручылар акчасына сатып алынган җыелмаларны Журналистлар берлегенең җирле бүлекләренә тараталар. Аларны өлкән журналистларга тантаналы шартларда өйләренә китереп бирергә җыеналар.
Өлкән журналистларга шулай кадер-хөрмәт күрсәтү –аларның һөнәри бәйрәменең күркәм традициясенә әйләнде. Бу юлы да шундый игелекле эшкә кушылырга теләүчеләр байтак булды. Ветераннарга бүләкләр унтугызынчы майда Татарстан матбугаты көнендә тапшырыла.
Инна Данилова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.