Казан университетының икенче бинасында «Татмедиа» династияләре күргәзмәсе ачылды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
«Татмедиа» холдингында журналистика өлкәсендә хезмәт куючы гаиләләр бихисап. Алар арасында: аталы-уллы, аналы-кызлы, ирле-хатынлы, абыйлы-энеле, апалы-сеңелле эшләүчеләр аз түгел. Танылган, журналистика дөньясында эз калдырган һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге өлкәдә көч куйган журналистлар биредә.
Беренче тапкыр әлеге күргәзмә Россия матбугаты көне уңаеннан тәкъдим ителгән. 5 ай дәүрендә берничә тапкыр үзгәртелгән һәм тагын да тулыландырылган. Беренче версиядә «Татмедиа» акционерлар җәмгыятендә хезмәт куючы гаиләләр булса, соңгы версиядә стендлар күләме буенча артып – “Татарстан-Яңа гасыр” телекомпаниясе, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясеннән дә журналистлар өстәлде.
Күпчелек геройлар бергә журналистика факультетында белем алар, соңрак кавышып- гаилә корып җибәрәләр. Аяз һәм Алсу Исмәйгыйлевләр гаиләсе моңа ачык мисал.
Гаиләдә – ике баш редактор Эльмира һәм Илдар Закировлар- журналистлар гаиләсе. Икесенең бергә журналистика хезмәте стажы 90 елдан артып китә. Өйләре дә журналистика утравы: командировкалар, төн утырып языласы мәкаләләр, көтелмәгән вакыйгалар, шәһәрләр һәм илләр.
Киләчәктә әлеге күргәзмә тагын да киңәячәк һәм журналистика өлкәсендә хезмәт куючы гаиләләр тагын да күбәячәк дигән теләктә Динә Нәҗметдинова, Таһир Хәсәнов.