Татарстан парламенты рәисе зона семинар-киңәшмәсендә азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә чакырды. Киңәшмә Буа районында узды.
Бу очрашу Кукмара, Мөслим, Чирмешән районнарында узачак семинарлар сериясен ачты. Утырыштан соң Фәрит Мөхәммәтшин ремонттан соң ачылган Буа үзәк район хастаханәсендә, педиатрия кабинетында булды, шулай ук Буа паркларының берсендә каштан үсентеләре утыртып, Хәтер бакчасы акциясенә кушылды. Семинарда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру турында сөйләштеләр. Ел саен шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең барлык күләменең яртысыннан артыгын җитештерәләр. Республика үзен тулысынча терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә. Әмма кайбер районнарда терлекләрнең баш саны кимү теркәлгән, көчле дәүләт ярдәме булганда мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин һәм фермерларны дәүләт ярдәме программаларыннан активрак файдаланырга чакырды.