Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатен үстерү буенча киңәшмәдә тотрыклы эш һәм предприятиеләрне үстерү — төп максат дип белдерде. Кичә ул Казанның дары заводында узды.
Предприятиенең тотрыклы эше өчен Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларын саклап калуны төп бурыч дип атады, бигрәк тә бу квалификацияле кадрларга кагыла. Шулай ук Президент Импортны алыштыру мәсьәләләренә игътибар итәргә эндәде. Бу комплектлау җайланмаларын алмаштыруга гына түгел, предприятиеләрне яңа кирәкле продукция белән тәэмин итүгә дә кагыла.
Казан ГипроНИИавиапромның элеккеге җитәкчесе Борис Тихонов истәлегенә кичә Казанда барельеф ачылды. Аны Тихонов җитәкләгән предприятие үзәгендә урнаштырганнар. Ул анда 1970 елдан бирле эшли. Аның җитәкчелегендә предприятие илнең алдынгы проект фәнни-тикшеренү институтларының берсе булды. Борис Тихонов ике ел элек вафат булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.