Быел республикадагы федераль трассаларда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимесә дә, юл фаҗигаларында һәлак булучылар арткан. Узган 4 айда җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен 20 мең тапкырга күбрәк бозган, көн саен 166 очрак теркәлгән. Тәүлекнең караңгы вакытында юлны тиешсез урыннардан аркылы чыгулар да арткан.
Көн саен республикада юл челтәрләрен төзекләндерү эшләре алып барыла, тротуарлар, юл хәрәкәте билгеләре, яктырткычлар куела. Шулай да республикада транспорт хәрәкәте өчен куркыныч урыннар егермедән артып китә әле.ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүне даими контрольдә тоталар. Быел биш меңнән артык йөртүчегә штраф салынган, шуларның 120сенә икенче тапкыр. Җәйге сезонда кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк, дип искәртәләр ЮХИДИ идарәсендә.