Өлкән яшьтәге хезмәттәшен юбилее белән Буа районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе Ваһип Кәлимуллин котлады. Элеккеге бүлекчә хезмәткәре Галимҗан Баһаветдинов шушы көннәрдә 85 яшьлеген билгеләп үтте. Хезмәттәшләрнең очрашуын хәбәрчебез дә күзәтте.
Галимҗан абый соңгы вакытта гармунын кулыннан төшерми дә диярлек. Таныш көйләр күңелен юата аның. Өлкән яшьтәге ир быел улын югалткан, март аенда 64 ел иңгә-иң куеп гомер иткән хатыны бакыйлыкка күчкән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр алар.
Галимҗан абыйның балачагы сугыштан соңгы елларга туры килә. Малай чактан көтү көтә ул, басуга су ташый. Үсә төшкәч, Пермь урманнарында эшли. Тракторчы булып та хезмәт куя. Гомеренең ун елы эссе Төркмәнстанда уза. Буага кайткач, үз көче белән йорт торгыза.
Лаеклы ялга ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәтендә каравылчы булып эшләп чыга ул.
Галимҗан Баһаветдинов өчен элеккеге җитәкчелек тарафыннан бирелгән зур игътибар шатлыклы вакыйга гына түгел, ялгызлыгын азга гына булса да онытып тору чарасы.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.