Борынгы Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүен зурлап бәйрәм итүгә бер атнадан артык вакыт калып бара. Болгар диварларында истәлекле почта маркасын тәкъдим итәчәкләр. Ә алдагы көндә Казандагы Җәмигъ мәчете төзелә торган урынга беренче таш салу күздә тотыла.
Болар хакында республика Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтелде. Идел Буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы темасы кинематографиядә мәңгеләштерелгән.
Әлеге дата ил күләмендә билгеләп үтелә.