Татарстанда иң чүпләнгән урыннарны ачыклау буенча экологик рейдлар уза.
Поездда санитар патруль Менделеев районыннан алып Бөгелмәгә кадәр булган маршрутны тикшереп чыкты. Ике сәгатьлек рейд вакытында экологлар, нигездә, Зәй районындагы бакччылык ширкәтләре янында чүплекләрне ачыклады. Барлык урыннарны да теркәгәннәр район хакимиятенә якын арада җитешсезлекләрне бетерү үтенече белән күрсәтмәләр җибәрелгән.