Соңгы вакытларда югалган авыллар, аларның тарихы белән кызыксыну көчәя бара. Буа районының КурЕни һәм Чабрый авыллары урынына истәлек стелалары куелды.Вакыйга урыныннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы
Авыл бетсә – ил бетә, ди татар халык мәкале. Кызганыч, хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте күп кенә авылларның юкка чыгуына китерде. Әмма Татарика элетктрон энциклопедия мәгълүматларына караганда Курени һәм Чабры авылларының тарихы Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый. Әмма хәтер саклана. Буа якташлык җәмгыте тарафыннан булдырылган югалган авылларны барлау прграммасы да Хәтер дип атала. Аларның максаты буа районының югалган авылларын табып һәрберсенә хәтер ташы кую. Шушы вакыт эчендә сигез авылга куелды.
Авыллар белән беррәттән югалган авылларның Бөек Ватан сугышына катнашучылар исемнәре дә барлана. Аларның исемнәрен онытмаска хакыбыз юк дип белдерде тантаналы чарада катнашкан Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов.
Чабры авылыннан 40 ка якын ир-ат сугышка китә шуның 11 е яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Шулай ук Кыят авыл җирлегенә кергән Курени авылына да хәтер ташы куелу танасында да әлеге авылның якты киләчәге өчен көрәшкән батыр сугышчыларның туганнары катнашты. Әлеге авылдан да бер гаиләдән 3әр кеше сугышка киткән сугышка киткән. 38 кешдән икесе генә кире авлына әйләнеп кайткан. Без инде аларны искә алучы булмас дип бочылган идек дип күз яшьәре аша бу изге эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәтләрен җирткерде туганнары.
Казандагы Буа якташлыгы җәмгыяте президенты белдерүенчә алга таба да хәтерне барлау эше дәвам итә. Мөршидә Җиһан, Гакил Камалетдинов Буа райныннан.