Татарстан делегациясе Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы һава десанты гаскәрләре бүлекләренә 40 тоннадан артык бүләк тапшырды.
Татарстан делегациясе Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга бүләк тапшырды
Делегацияне Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкләде. Йөкне Татарстанда һәм Мәскәүдә җыйдылар. Аңа беренче чираттагы кирәк-яраклар, милли ризыклар кертелде. Делегация хәрби хезмәткәрләрнең көнкүреш-яшәү шартлары белән танышты, Татарстанда туып-үскән хәрбидәр белән аралашты. Алдынгы хәрби хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр, Чистай заводы җитештергән командир сәгатьләре тапшырылды.