Казан Ратушасында Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Быел шәхеснең иҗатына 50 ел тулды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Мөдәррис Минһаҗевка табигать күңел байлыгын кызганмаган. Аның сизгер җаны беренче карашка гади генә булып тоелган детальләрне күзли. Шулар аша дөньяның гүзәллеген үзенә генә хас сурәтләү чаралары, сәнгать алымнары кулланып тасвирлый. Күргәзмәгә килгән кунаклар, рәссамның дуслары аны үз эшенең остасы, татар халкының асыл улы буларак бәяләделәр.
Рәссам Мөдәррис Минһаҗевның иҗатын Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә дә үз иттеләр. Аның шәхси күргәзмәләре, республикабыздан тыш, Ижевск, Уфа һәм Мәскәү калаларында да җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Вернисажда ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Рәссамнар берлеге вәкилләре, сәнгать әһелләре катнашты.
Рәссамның авылдашлары да, туганнары да күргәзмәгә килде.
Үзебезнең кайдан килеп, кая баруыбызны искәртер өчен, янәшәбездә Мөдәррис кебек сизгер җанлы кешеләрнең булуы да кирәктер шул.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Тататрстан яңалыклары