Казанның Черек күл паркында «100 Тукай» дип исемләнгән перформанс узды. Чараны Кариев театры Казан Мэриясе белән берлектә оештырды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Габдулла Тукай һәрберез өчен үзенчәлекле һәм берничә төрле! Бөек шагыйрьнең шигырьләре дә кемгәдер туган авылын, балачагын искә төшерә. Кыскасы, Тукай йөз төрле образ тудыра. Барлык образларны да Черек күлендә үткән Кариев театры артистлары башкарган перформанста күреп булды.
“100 Тукай” перформансын ике атна дәүрендә эзерләгәннәр. Режиссер Эльдар Гатауллин перформансның идеясе ничек тууы белән уртаклашты.
Һәркемнең күңелендә Тукай үзенчә чагылыш таба. Әлеге чарадан соң тамашачы “ үз” Тукаен тапкан дигән өметләрдә.. Динә Нәҗметдинова, Ринат Сахипгәрәев.