«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе мөһим миссиягә кушылды. Алар фронтта үз бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны Биектау районындагы хәтер бакчасына агачлар утырту белән искә алды.
Берничә елдан бу бушлыкта тагын бер хәтер бакчасы барлыкка килер дип көтелә. Ел саен үткәрелә торган акция бөтен ил буйлап миллионлаган кешене берләштерә. Быел гомуми хәрәкәтнең бер өлешендә безнең телерадиокомпания хезмәткәрләре дә булды.Киләчәк буыннар өчен сугыш геройлары буыны турында истәлек әнә шулай саклана.Хәтер бакчасы елдан — ел үсә. Казанда ике йөз агач үсентесе утыртуны Казан югары танк училищесы территориясендә оештырдылар.
Бөгелмәдә дә җир яшелләнде. Соколь тавында 400 төп чыршы һәм миләш утырттылар. Бу көнне Татарстан тагын 370 мең агач утыртылды.