Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Дин

Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

02.05.2022
Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлый.
«Мөкаддәс бу бәйрәмдә һәр мөэмин чиксез нигъмәтләре һәм Кадер кичәсендә иңдерелгән Коръән Кәрим өчен рәхимле Аллаһы Тәгаләгә мәдхия-мактауларын юллый, гыйбадәт кыла. Ураза вакытында кешегә ихлас догаларының, тән һәм җан сафлыгы турында кайгыртуының, хәерле ниятләренең, игелекле эшләренең әҗер-савабы – күңел көрлеге, Аллаһының мәрхәмәте һәм ярлыкавы насыйп була.
Ураза гаетендә Татарстан мөселманнары, Мәккә тарафына уй-карашларын юнәлтеп, миллионлаган дин кардәшләребез белән бергәләп Аллаһтан кешелеккә тынычлык һәм иминлек бирүен сорый. Хәзерге катлаулы, һәрберебездән сабырлык һәм олпатлык белән гамәл кылу, милләтара, динара хезмәттәшлекне ныгытуда, башка халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм теленә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә шәхсән катнашу таләп ителә торган заманда моның мөһимлеге аеруча ачык аңлашыла.
Татарстанның һәм бөтен Россиянең мөселман өммәте өчен бу ел бик истәлекле: Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тула. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның боерыгы нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк бу олуг бәйрәмнең Татарстан өчен дә, барлык Россия өчен дә әһәмияте гаять зур. Бу уңайдан уздырылачак күпсанлы чаралар мәңгелек рухи хәзинәләрнең тәэсире тагын да артуга, күпмилләтле халкыбызның тагын да берләшүенә, тарихи гаделлек урнашуга бәрәкәтле этәргеч бирер дип уйлыйм.
Ураза гаете ул – игелекле гамәлләр һәм миһербанлылык тантанасы. Рамазан аенда җәмәгать ифтарлары, мәдәни-мәгърифәти, хәйрия кичәләре һәм балалар бәйрәмнәре уздыру Татарстанда күркәм гадәткә әйләнде. Республика мөселманнары мохтаҗлар һәм бүгенге көндә зур бәлагә тарган, йорт-җирләрен ташлап, күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр белән йөрәк җылысын һәм бәйрәм ризыкларын юмартларча бүлешер дип ышанам.
Бу изге бәйрәм көннәрендә Раббыбыз күңелләребезне шәфкать-мәрхәмәт, мәхәббәт нурына күмсен, иманыбызны ныгытсын! Һәркемгә бәхет, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим!» – диелгән Татарстан Президенты хәбәрендә.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Рөстәм Миңнехановка нефть-газ химиясе тармагы өчен проектлар һәм технологияләр тәкъдим ителде
Төп яңалык

Рөстәм Миңнехановка нефть-газ химиясе тармагы өчен проектлар һәм технологияләр тәкъдим ителде

23.09.2024
Киләсе яңалык
Мөселманнар өчен көтеп алынган олуг Рамазан ае килеп җитте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавы

«Татарстан» ДТРК «Герой балалары» проектын башлап җибәрә

«Татарстан» ДТРК «Герой балалары» проектын башлап җибәрә

Covid-19 инфекцияле пациентлар белән эшләүче Татарстан табибларының пенсия стажы яңача исәпләнә

Коронавирус чигенми

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+