Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү хөрмәтле тамашачылар, дин кардәшләр!
Бу атнада «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан “Восхождение” үзәгендә тәрбияләнүче сәламәтлеге чикле кешеләрнең хәл-әхвәлләрен белергә барып Рамазан ае күчтәнәчләрен тапшырды.
Ә хәзер шушы көннәрдә узган ифтар мәҗлесләрен барлап узыйк. Милләт йортында Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышланган ифтар мәҗлесе узды.
Рәшит Ваһапов исемендәге фонд тарафыннан ифтар мәҗлесләре уздыру да ел да үткәрелә торган күркәм гадәткә әверелде.
Ифтар мәҗлесендә һәркем бертигез, гади шәкерттән алып академикка кадәр әмма шулай да, гыйлем аксакаллары фикере фәһемле.
1552 елдан соң төзелгән тәүге таш иман йорты Мәрҗани мәчете. Әлеге мәчетнең имам-хатыйбы булган Шиһап хәзрәт рухына багышлап ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Кеше күркәм холыклы булып тормышта үз бәхетен таба ала. Әмма без бу хакта онытып җибәрәбез һәм күп очракта сабырлык җитми. Сабыр булу өчен нинди дога укырга кирәк? Дини китапларында сәхабәләр очырашып сөйләшкәннән соң бер-берсенә «Гасыр» сүрәсен укымыйча аерылып китмәгән дип искәртә.
Һәрбарчагызга сабырлык һәм иман ныклыгы теләп бүгенгә саубуллашам. Тоткан уразаларыгыз кабул, киләсе бәйрәмнәр мөбарәк булсын!