Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышу буенча уртак проектны дәвам итә. Узган юлы без Нурия Ибраһимовага булыштык. Барыгызга да зур рәхмәт. Чистайдан 10 яшьлек Алексей Сераг та бездән ярдәм көтә. Малай бик начар ишетә, көчле ишетү аппаратлары кирәк.
Соңгы вакытта Алексейның колакларын берничә тапкыр тикшергәннәр. Узган ел малай таудан шуганда, егылып баш мие травмасын алган. Бер айдан артык дәваланган. Әмма нәтиҗәсез. Малай начар ишетә башлаган.Табиблар ике колагының да бик начар ишетүен ачыклаган.
Яшьтәшләре белән аралашу да проблемалыга әйләнгән.
Алексей проблемалары турында сөйләргә яратмый. Тик мәктәптә аңа бик авырга туры килә. Еш кына укытучының сүзләрен ишетми.
Алексейның сөйләме, телләргә сәләте яхшы. Хәзер ул инглиз телен өйрәнә. Дөрес, әлегә укытуны туктатырга туры килгән.
Алексейга махсус ишетү аппаратлары ярдәм итәргә тиеш. Алар 370 мең сумга төшә. Гаиләдә бу кадәр акча юк. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. 5542 номерына смс җибәреп булышырга була. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.