Татарстан Дәүләт Советында «Парламент дәресе» кысаларында уздырылган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Башта яшь рәссамнар Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга призлы урынга лаек булган эшләрен күрсәттеләр. “Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән күргәзмә быел Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланган иде. Аны Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары үткәрде. Конкурсларда җиңүчеләр арасында-тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, муниципаль һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләр, призерлар остазлары, укыту-методик комплектлары, программалар авторлары. Быел мәктәп укучылары өчен беренче тапкыр социаль челтәрләрдә парламент дәресендә иң яхшы медиа контент конкурсы үткәрелде. Җиңүчеләрне бүләкләп, парламент рәисе мондый дәресләрнең укучыларга да, укытучыларга да ошавын һәм файдалы булуын билгеләп үтте.