Сигез яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләү алу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Исегезгә төшерәбез, акчаны май аенда күчерә башлыйлар. Финанс ярдәме төбәктә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өчен билгеләнгән. Татарстанда яшәүчеләр күпме акча ала? Хәбәрчебез ачыклады.
Җәйге каникулларга бүләк. Татарстанда 8-17 яшьлек 80 меңгә якын бала яңа айлык түләүне ала. Ул җан башына уртача керем төбәк буенча яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә бирелә, Татарстанда бу сумма 10 756 сум.
Түләрүләр Мир картасына күчерелә яки Россия почтасы аша таратыла. Гариза тутырганда банк картасы номерын түгел, ә нәкъ менә счет реквизитларын күрсәтергә кирәк. Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирә алмаучыларга гаризаны күп функцияле үзәкләрдә май бәйрәмнәрендә дә тутырырга ярдәм итәләр.
Карау вакыты-30 эш көне. Барлык нечкәлекләрне Бердәм контакт үзәгенең номеры буенча яки Россия Пенсия фонды сайтында белергә мөмкин.
Александр Шмагин. Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.