2 май көнне Ислам дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтә. Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә иртән сәгать җиденче яртыда Коръән аятьләрен укып башлана, сәгать җидегә кадәр гает вәгазьләре белән дәвам итә. Гает намазы сигеезенче яртыда укыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз сәгать өчтә укыла, сәгать дүрттә гает вәгазе башлана, гает намазы бишенче яртыга билгеләнгән. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе республикадагы телеканаллардан турыдан-туры трансляцияләнә