Казан дәүләт университетының татар халык хоры оешуга 55 ел. Ул төрле буын студентларында татар композиторлары әсәрләре, халык көйләре, дөнья халыклары җырлары үрнәгендә музыкага мәхәббәт тәрбияләде, аларның зәвыгын үстерүгә булышты.
Хорны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин оештырды. 1976 елда иҗат коллективы халык хоры исеменә лаек булды. Россия һәм республика фестивальләренең дипломанты һәм лауреаты исемнәрен яулады.
Студентлар төрле елларда республика шәһәр, районнарында, шулай ук дуслык концертлары белән Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург, элеккеге союзның башка шәһәрләрендә чыгыш ясады. Республиканың радио һәм телевидение фондында хорның музыкаль язмалары саклана.