Казанның Салават күпере торак бистәсендәге күл күзгә күренеп сайый. Монда яшәүчеләр күлне махсус киптермиләр микән, дип шикләнә. Күлдә балыклар да үлә. Проблеманы хәбәрчебез өйрәнде.
Әле кайчан гына бу күл су белән тулып тора иде. Тик ул көннән-көн сайый. Җирле халык шуңа борчыла.
Су саега, ә җирле халыкның ачуы кабара. Проблеманың чыганагын тиз тапканнар. Су агып китсен өчен мондагы торбаны тишкәннәр. Бу кемгә, ни өчен кирәккән – билгесез.
Җирле халык проблеманы үзенчә хәл иткән. Су аккан урынны буып куйганнар. Тик күлне киптерергә җыеналар дип куркалар.
Суның саегуы тереклек ияләрен дә кысрыклый. Монда су кондызлары, челәннәр, кыр үрдәкләре ияләшкән, балыклар үлә.
Документлар буенча бу күл юк. Халык кадастры картасы мәгълүматлары буенча, биредә җир участогы, ә сулык- Водоканал балансындагы гидротехник корылма.
Водоканалда күлне киптерергә җыенмыйлар, дип җавап бирделәр. Ә сулыкны күмү белән Экология министрлыгында кызыксындылар. Инспекторлар оператив рәвештә урынга килде.
Балыкларны саклау калу белән балыкчылык буенча федераль агентлыкта да шөгыльләнә башладылар.
Фирүзә Насыйрова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.