Татарстанда Бөтенроссия студентлар хезмәт отрядлары слетын үткәрергә тәкъдим иттеләр.
Ул 2023 елда узарга мөмкин. Мондый тәкъдим Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы утырышында яңгырады. Яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә актуаль. Хәзер студентларның 60 проценты чамасы уку белән хезмәтне бәйләп алып бара. Утырышта хезмәт отрядлары хәрәкәтенә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре дә каралды. Алар арасында иң мөһиме — үсеш өчен кирәкле хокукый актларны төзү.