Ливадия шифаханәсендә балалар өчен уен бүлмәсе барлыкка килде. Аны «Яшь Гвардия» активистлары вакытлыча урнаштыру пунктының кечкенә кунаклары өчен җиһазлаган.
Хәзерге вакытта шифаханәдә 161 кеше яши, шуларның 40ы – балалар. Алар өчен махсус бүлмәдә хәзер балалар келәме, өстәлләр, урындыклар, рәсем ясау өчен мольберт бар. Бирегә шулай ук шулай ук акыл үсеше уеннары, өстәл хоккее, йомшак уенчыклар, балалар китаплары, канцелярия кирәк-яраклары алып килделәр. Активистлар даими рәвештә балалар өчен күңел ачу чаралары да оештыра.