Татар китабы йортында «Казан утлары» журналының 100 еллыгы уңаеннан “Ядкарьләрдә – рухи йөзебез” дип исемләнгән күргәзмә ачылды һәм Камал театрында журналның юбилей кичәсе булып узды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
“Казан утлары” журналы – татар телендәге иң мөһим әдәби һәм иҗтимагый-сәяси басма, — ди Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның Мемориаль фатиры мөдире Айдар Шәйхин. Аның битләрендә татар халкының тарихы һәм ил тарихы контекстында татар әдәбиятының үсеше чагыла”. Журнал үз эшен 1922 елда башлап җибәрә, аның беренче баш мөхәрирре, нигез салучысы- Галимҗан Ибраһимов. 2014 елдан алып 2018 елга кадәр “Казан утлары”н Илфак Ибраһимов җитәкләгән.
“Казан утлары” исемен әлеге журналга 1965 елның июнендә биреләр. 2018 елдан бирле баш мөхәрирре вазифасын – Рөстәм Галиуллин җитәкли.
“Казан утлары” журналының юбилей кичәсе Галиаскар Камал театрында концерт белән дәвам итте. Казан утлары» журналын 100 еллыгы белән Камал театры сәхнәсеннән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов котлады һәм “ Казан утлары” җурналына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Кичә «Казан утлары» журналы тарихы аша татар әдәбияты тарихын күз алдыннан үткәрде. Шигырьләрне Камал театры артистлары укыды.
Сәхнәдә «Казан нуры» оркестры, җырчылар Рузилә Бәдретдинова, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова күңел кылларын тибрәтерлек җырларын башкардылар. Мәңге яшә ”Казан утлары” дигән теләктә Динә Нәҗметдинвоа, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.