Татарстан парламенты Россия Президентының Донбасс халкын яклау буенча махсус хәрби операциясен хуплый. Халык ышанычлылары әлеге карарны Дәүләт Советының 31 нче утырышында бертавыштан кабул иттеләр. Парламентның шушы һәм башка хәбәрләре белән Алия Галиуллина таныштыра.
Бу мәсьәлә алдан көн тәртибенә кертелмәгән иде, ә парламентарийлар Владимир Путинның мөрәҗәгатен бертавыштан хуплады. Документны алдан ук барлык партия фракцияләре һәм депутат берләшмәләре җитәкчеләре имзалады. Анда, аерым алганда, болай диелә: «Без илнең милли лидеры, Югары баш командующий, Россия Президенты Владимир Путин Украинаны коралсызландыру һәм тынычлык урнаштыру, Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтү курсын хуплыйбыз.”
Мөрәҗәгатькә Фәрит Мөхәммәтшин аңлатма бирде. Махсус операция Украинаның көнчыгышында яшәүчеләрне үтерүдән туктатуның бердәнбер дөрес карары булды.
Көнбатыш илләре санкция пакетларын кертергә омтылса да, Татарстан икътисадында тотрыклылык саклана. Узган ел да, коронавирус пандемиясенә карамастан, билгеләнгән планнар үтәлде. Федераль бюджетның һәм республика ярдәме сизелерлек булды. Вакытлыча эш белән тәэмин итү оештырылды.
Республика президенты программалары, башка зур проектлар да гамәлдә.
М-12 трассасы төзелә, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт комплекслары салына, шәһәр һәм авыл мәдәният йортлары төзекләндерелә. Ә торак төзелешендә Татарстан рекордлы күрсәткечкә иреште. Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек.
Узган ел Министрлар Кабинеты импортны алыштыруга аерым игътибар бирде. Көнбатыш санкцияләре ил җитештерүчеләренә икътисадта бушаган урыннарны алу мөмкинлеген бирә. Предприятиеләр яңа җитештерү обьектларын булдыра.
Премьер – министрга кадетларны акчалата тәэмин итү, Казан авиация заводында самолетлар җитештерүнең зур программасына кадәр сораулар бирелде.
Фәрит Мөхәммәтшин башкарма хакимиятнең парламентарийлар белән фикерләрен гомумиләштерде.
Мондый хисапларга, кагыйдә буларак, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен чакыралар. Алар да көкүмәт эшчәнлегенә бәя бирә.
Вице-премьер Ләйлә Фазлеева Президент исеменнән сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында халык алдында хисап тәкъдим итте. Узган ел нәтиҗәләре буенча бәяләр югары. Анкета нәтиҗәләре буенча иң күп баллны Милли китапханә, Алабуга музей-тыюлыгы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Республика офтальмология хастаханәсе, Чаллы педагогия көллияте җыйган.
Парламентарийлар берничә республика законына төзәтмәләр кертте, ә республиканың Иҗтимагый палатасы җитәкчесе узган елгы эш турында хисап тотты. Аның еллык доклады, гадәттәгечә, гражданлык җәмгыяте институтларының бүгенге торышына һәм үсеш перспективаларына багышланган иде.
…
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстан парламентының бюджет, икътисадый һәм фискаль сәясәт комитеты җитәкчесе Данияр Толоновны кабул итте. Шулай ук «авторетроклуб» президенты сыйфатында ул Җиңү көнендә булачак автоузыш буенча планнар турында да фикер алышты.
…..
Алабуга районында Татарстан халыклары Ассамблеясе президиумының күчмә утырышында туган телләрне саклау һәм үстерү турында сүз барды. Фәрит Мөхәммәтшинга Алабуга мисалында милли-мәдәни берләшмәләр активистларының җирле хакимият белән ничек хезмәттәшлек итүе турында сөйләделәр. Ә утырыш башланганчы, анда катнашучылар профильле гимназиядә милли белем бирүнең ничек оештырылуын карады.