Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар театры тарихының «Шарык клубы» мультимедиа комплексында булды.
1911 елда анда беренче профессиональ «Сәйяр» театр төркеме эшли. Рөстәм Миңнеханов комплексны туристик маршрутларга кертергә тәкъдим итте. Шунда ук татар иҗади яшьләре белән очрашу узды. Яшь композиторларга, тәрҗемәчеләргә һәм режиссерларга ярдәм итү турында сөйләштеләр.