Гыйлем кояштан да яктырак дип искәрткән элгәрләребез. Шигарь буларак яңгыраган әлеге сүзләр һәр заман өчен тансык.
Нинди дә булса халыкның бөеклеген күрсәтер өчен без күренкле шәхесләрен шул исәптән галимнәрен атыйбыз. Бүген татар тарихында үз хезмәтләре , эшчәнлеге белән тирән эз калдырган тарих фәннәре докторы, профессор ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Мидхәт Кәрим улы Мөхәррәмовның туган көне. Ул 1922 елның 27 апрелендә Башкортстанның Җиргән авылында дөньяга килә. Мидхәт Мөхәррәмовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Замандаш тапшыруы әзерләдек. Ә хәзер , хөрмәтле тамашачылар сезгә тарихчы галим Мидхәт Мөхәррәмковка багышланнан тапшыруны карага тәкъдим итәбез.