Бүген Казанда традицион шигырь бәйрәме Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры янында – бөек Тукай һәйкәле янында көндезге сәгать бердә була.
Күптән сакланган гадәт буенча, быелгы бәйрәмне күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ алып бара. Бүген шулай ук опера театры сәхнәсеннән быелгы Тукай премиясе лауреатлары игълан ителә.