Иртәгә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Багышлау” дип аталган татар хоры музыкасы фестиваленең гала-концерты үтәчәк.
Быел Татарстан башкаласында егерменче мәртәбә үткәрелүче фестивальнең нечкәлекләре белән таныштыру өчен студиягә аны оештыручы- Казан дәүләт косерваториясенең дирижеры,профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть ага Хәбибуллинны hәм фестивальнең сәнгать җитәкчесе -Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия ханым Җаббарованы чакырдык.