Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты ни-ни нәрсәләр дип борчыла? Шул турыда тәфсилләбрәк сөйләшеп алыйк.
Сездә ничектер, ә Казанда халык кәбестәнең бәясе котырып артуына нәфрәт белдереп яши бүген. Шуңадыр, “Шәхри Казан” газетасы әлеге теманы үзенең беренче битенә үк чыгарып биргән. Чит илдән кертелмәсәләр дә, кәбестә, кишер hәм суган кебек яшелчә бәяләре соңгы бер ай эчендә генә дә берярым тапкырга артып куйган. Шулай итеп язга таба күңелегез кәбестәле аш яки салат сорый калса, Казанда аның килосын 99 сум да 52 тиеннән сатып алырга туры киләчәк.. Кишер белән чөгенлернең килосы өчен 71 сум да 65 тиен hәм 66 сум 12 тиен сорыйлар. Ит бәясе турында әйтеп тә торасы юк -аның килограммы ярты меңгә якынлашкан. Ләкин мондый бәяләр ярлы халыкның бай хезмәтчеләрен-Татарстан Дәүләт Советы депутатларын бер дә борчымаска уйлаган. Ник дигәндә, аларның еллык керемнәре дистәләгән, йөзләгән миллионнар белән исәпләнә. Газета депутатларның керемнәрен аерым-аерым да бергә кушып та санап күрсәткән. Аерым әйтелгәннәренең суммасын әйтеп тору сезнең ачуыгызны китерер дип, бу урында Татарстан парламентарийларының гомуми керемен генә атыйм-2020 елда алар барлыгы 1.7 миллиард сум акча эшләгән булса, халык короновирус дип куркышып яткан 2021нче елда ул сумма 2,2 миллиард сумга җиткән. Бәлки тук депутатлар алга таба халык мәнфәгатьләрен дә кайгырта башлар дип кенә өметләнәсе кала инде.
“Татарстан яшьләре” газетасы атна дәвамында булган вакыйгалар турында кыскача таныштырганнан соң, бүгенгә шуннан да кызыклырагы булмас диптер, кешенең күңеленә тия торган шәхси тормышка кагылган “Сердәш” сәхифәсенә зуррак урын бирергә булган. Берәүнең дә күңеле буш түгеллеген белсәк тә, башкалар гыйбрәтен уку барыбер күңеллерәк.
“Ватаным татарстан” газетасы да кибетләрдәге яшелчә бәяләренең артуын читләтеп уза алмаган. Ләкин югарыда искә алынган каләмдәшләреннән аермалы буларк, проблеманы тирәнгәрәк төшеп өйрәнергә булганнар. Быел халык ул продуктларны үзе күбрәк үстерә башларга җыенамы? дип куйган сорауны газета хәбәрчесе. Шунысы кызык, газета үткәргән сораштырудан күренгәнчә, күпчелек булганы җитәр дигән фикер яклы икән.
“Бала тумаса, бәла туа.Укучылар булмау сәбәпле, мәктәпләр кыскара” дигән язма алдыбызга ыжгырып килүен дәвам итә торган тагын бер бәла турында. Әлеге язмада сүз Буа районындагы Яңа Чәчкаб авылындагы мәктәп язмышы хакында бара.
Кала халкы бик рәхәт яши икән дип тә ялгышырга кирәкми. Шул ук “Ватаным Татарстан” газетасындагы тагын бер язманы укыганнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең. Баксаң, соңгы арада күпләрнең юлдашына әверелеп баручы психологларның көндәшләре барлыкка килгән.Сер сөйләргә, эчеңне бушатырга якын кешең булмаса яки сине аңлаучы табылмаса, телефон номерын җыясың да трубканы алган кеше синең моң-зарыңны күпме кирәк, шуның кадәр тыңлаячак. Мондый хезмәтнең ярты сәгате 500 сумнан башлана икән. Монысы инда ахырзаман галәмәте дияр иде теге дөньяга китеп котылган әби-бабайларыбыз. Аллаh тәгалә менә шундый хәлгә калулардан сакласын иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!