“Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның беренче республикакүләм фестивале “Туган тел фест 2022” булып узды.
Балалар бакчаларында татар мөхитен ничек булдырырга? Татар теле дәресләренең нәтиҗәлелеген ничек арттырырга? Балалар татарча иркен аралашсын өчен дәресне ничек алып барырга? Фестивальдә бу һәм тагын күп төрле башка сорауларга җаваплар табу өстендә эш алып барылды, әйдәп баручы белгечләрдән мастер класслар, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. “Туган тел фест 2022” фестивален Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Бала- Сити» мультилингваль балалар бакчасы оештырды. Әлеге чарада татар теле укучылары, тәрбиячеләре катнашты.
Фестивальнең төп максаты- татар телендә укытуның сыйфатын үстерү барышында барлыкка килгән проблемалар һәм туган тәкдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру, тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру. Әлеге фестивалҗда тәрбиячеләр туган телне укытуның төрле методикаларын өйрәнделәр, һәр мастер класстан соң спикер белән аралашу, фикер алышу мөмкинлеге дә булды. Фестивалҗнең географиясе бик киң: Мәскәү шәһәреннән, шулай ук Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан укытучылар һәм белгечләр катнашты. Динә Нәҗметдинова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары